ⓘ Кариб диңгезе юлбасарлары (фильмнар сериясе)

                                     

ⓘ Кариб диңгезе юлбасарлары (фильмнар сериясе)

"Кариб диңгезе юлбасарлары" ингл. Pirates of the Caribbean – Кариб диңгезендә юлбасарлар турындагы маҗаралы фильмнар сериясе, режиссерлары Гор Вербински һәм Роб Маршалл булды. Барлык фильмнарга да сценарийны Терри Россио һәм Тед Эллиотт язды, ә продюсерлык эшен Джерри Брукһаймер башкарды. Фильмнар Диснейлендта атракционнар ачылгач һәм Walt Disney Pictures кинокомпаниясе ярдәмендә төшерелде. Барлык өлешләрдә дә иң мөһим персонажлар – Чыпчык Джек, Гектор Барбосса, Уилл Тёрнер, Элизабет Суонн, Джошами Гиббс, һәм шулай ук дүртенче өлештә барлыкка килгән Анжелика һәм Кара сакал.

Сериянең беренче өлеше булып "Кариб диңезе юлбасарлары:Кара "Энҗе бөртеге" каргышы" фильмы тора. Аның премьерасы 2003 елда булды. Фильмның уңышлы булуы аркасында, Walt Disney Pictures трилогия булырлык итеп, тагын ике фильмның чыгачагын вәгъдә итте. Сиквел - "Кариб диңгезе илбасарлары:Мәет сандыгы" фильмы - 2006 елда чыкты һәм дөнья прокатында миллиардан артык доллар җыеп, иң күп кассалы фильмнар исемлегендә дүртенче урынга чыкты. Өченче фильм, "Кариб диңгезе юлбасарлары:Дөнья чигендә" икенчесеннән соң бер ел үткәч, 2007 елда эшләнелде. Дүртенче өлешнең - "Кариб диңгезе юлбасарлары: Сәер ярларда" фильмының релизы 2011 елның 20маенда гади 2D, IMAX, Disney Digital 3-D, IMAX 3D форматларында чыгачак. Аны төшерү эше 2010 елның 14 июнендә Гавайларда башланды.