ⓘ Тау токымы

                                     

ⓘ Тау токымы

Тау токымы - Җир кабыгында мөстәкыйль геологик җисем хасил итүче, даими минералогик һәм химик составлы, табигый процесслар вакытында барлыкка килгән бер яки берничә минералның яки органик матдәнең массасы яки минераллар агрегаты. Матдә каты, йомшак яки көпшәк булуы мөмкин. Минерал бөртекләренең формалары, зурлыклары, үзара урнашуы буенча тау токымының структурасы һәм текстурасы билгеләнә. Тау токымнарының составы, яткылыклары Җир кабыгы эчендәге һәм тышындагы геологик процессларга бәйле.

Җир кабыгы тау токымнарыннан тора. Гранит, известьташ, ташкүмер, балчык, ком - тау токымнары. Алар төсе, ялтыравы, эрү температурасы буенча күп төрле була. Тау токымнары тыгыз да, уалучан да була:

  • Балчык, ком, торф - уалучан тау токымнары, алар - таралып торган, кул белән ватыла торган тау токымнары.
  • Гранит, известьташ - каты тау токымнары.

Һәр тау токымы минераллардан тора: гранит өч минералдан - кварц, слюда һәм ялан шпатыннан, известьташ бер генә минералдан - кальцит минералыннан тора.

Кеше куллана торган минераллар һәм тау токымнары файдалы казылмалар дип атала.

Тау токымнарын петрография яки петрология фәне өйрәнә.

Тау токымнары мисаллары: гранит, базальт, балчык, ком, тоз, торф, ташкүмер һ. б.

Барлык планета һ. б. космос объектлары тау токымнарыннан тора.