ⓘ Катлам (геология)

                                     

ⓘ Катлам (геология)

Катлам - катламлы тау токымнарының элементар өлеше. Ул бертөрле үзлекләргә ия булган, бер үк төрле егәрлеге булган һәм шактый мәйдан биләгән һәм күпмедер дәрәҗәдә параллель рәвештә ятучы өслекләр белән чикләнгән була.

Азмы-күпме параллель рәвештә ятучы өслекләрнең өскесе түбә дип, аскысы табан дип атала.

Катламның калынлыгы түбә һәм табан арасындагы иң якын ара белән билгеләнә.

Гадәттә, катламнарга исемне аларны тәшкил итүче тау токымына карап бирәләр.