ⓘ Басым

                                     

ⓘ Басым

Басым - өслеккә перпендикуляр көчнең өслек мәйданына чагыштырмасына тиң булган физик зурлык.

Ноктадай басым - кечкенә өслеккә тәэсир итүче көчнең нормаль дифференциалы d F n {\displaystyle dF_{n}} кече өслек мәйданына d S {\displaystyle dS} чагыштырмасына тигез:

p = d F n d S. {\displaystyle p={\frac {dF_{n}}{dS}}.}

Бөтен өслек буенча уртача басым - өслеккә тәэсир итүче көчнең нормаль өлеше F n {\displaystyle F_{n}} өслекнең мәйданына S {\displaystyle S} чагыштырмасына тигез:

p c p = F n S. {\displaystyle {p_{\rm {cp}}}={\frac {F_{n}}{S}}.}

Басым тоташ мохитнең халәтен тасвирлый һәм көчәнешләр тензорының диагональ компоненты булып тора. Изотроп тигезләнешле хәрәкәтсез мохиттә басым юнәлешкә бәйсез.

р символы белән билгеләнә.

                                     

1. Үлчәү берәмлеге

СИ системасында Па - паскаль белән үлчәнә, бер Паскаль - бер квадрат метрга беришле итеп тәэсир итүче бер Ньютонга тигез.

РФта шулай ук түбәндәге үлчәү берәмлекләре кулланылып була:

  • квадрат сантиметрга килограмм-көч
  • су баганасы метры
  • бар
  • терекөмеш баганасы миллиметры
  • атмосфера
  • су баганасы миллиметры
                                     

2. Әдәбият

  • Кузнецов В. Н. Давление. Большая Российская Энциклопедия. Проверено 27 августа 2016.
  • E.R. Cohen et al, "Quantities, Units and Symbols in Physical Chemistry", IUPAC Green Book, 3rd Edition, 2nd Printing, IUPAC & RSC Publishing, Cambridge 2008. - p. 14.
  • Постановление Правительства РФ от 15.08.2015 № 847 "О внесении изменений в приложение № 3 к Положению о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации"
  • Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации Утверждено Постановлением Правительства РФ от 31 октября 2009 г. N 879.