ⓘ Мөхәммәд Шәйбәни

                                     

ⓘ Мөхәммәд Шәйбәни

Мөхәммәд Шәйбәни - Чыңгызхан улы Җучи өченче улы нәселеннән чыккан Бохара ханлыгына нигез салучы. Әбелхәер хан оныгы.

                                     

1. Тарих

Әбелхәер хан үлгәннән соң, Әбелхәер ханлыгы таркала. Калган дәүләтнең тәхетенә Шәех Хәйдәр утыра, ләкин Ногай Урдасы, Себер ханлыгы, Олы Урда һәм Казакъ ханлыгына каршы сугышлар дәвам итә.

1470 елда Шәйбәни хан Тимер дәүләте ярдәмендә Сырдәрьядәге кирмәннәрне басып ала, һәм ирәген Сыгнакка күчерә.

1471 елда Себер ханы Сәед Ибраһим Айбәк русча Ибак Шәех Хәйдәрне тар-мар итеп, үтерә.

1472 елда Мөхәммәд Шәһбәни Әхмәд ханга каршы сугыша.

1488 елда Шәйбәни хан Төркистан шәһәрен басып ала, бу каладан Хәрәземгә каршы яулар белән килә башлый.

1490 елда Отырар каласына китә, казакъ ханы Борындык ка каршы сугыша һәм җиңә.

1499 елда Тимер дәүләтендә низаглар башлана, Шәйбәни хан таркалган Тимер дәүләтен яулап ала.

1501 елда Шәйбәни хан Сәмәрканд шәһәрен басып ала, Тимер дәүләте урынына Бохара ханлыгы барлыкка килә. Шул вакыттан Чагатай олысы һәм Аксак Тимер дәүләте чорлары урынына үзбәкләр дәвере башлана.

1505 елда Шәйбәни Хәрәзем башкаласы Үргәнеч шәһәрен яулап ала.

1506 елда Бәлех, 1507 елда Һерат калаларын ала, шулай итеп, Маверанахр һәм Хорасан төбәкләрен берләштерә, төньякта күчмә казакъ кабиләләренә каршы сугыша.

1510 елда Әфганстанда торган хәзәрәләр халкына каршы сугышта һәлак була.

                                     

2. Әдәбият

  • Д. Ю. Арапов Бухарское ханство в русской востоковедческой историографии. М. Изд-во МГУ, 128 с., 1981.
  • Львов, "Ханство Бухарское" "Современная Летопись", 1868, № 22;
  • Султанов Т. И. Чингиз-хан и Чингизиды. Судьба и власть. - М.: АСТ: АСТ МОСКВА, 2006. - С. 255, 291-302. - 445 с. - Историческая библиотека. - 5 000 экз. - ISBN 5-17-0358040.
  • Н. Ф. Бутенев, статьи о минеральных богатствах Б. "Горный Журнал", 1842;
  • Е. А. Давидович, А. Е. Жиравов, В. Н. Клещинов, Серебряные монеты Мухаммед-Шейбани-хана. Москва, Издательство: Ленанд, 2006 г.
  • Е. А. Давидович, Корпус золотых и серебряных монет Шейбанидов. XVI век. - М., 1992. - 504 с., 22 отд. табл. рис., 56 отд. фототабл.общества", 1866);
  • Н. Ханыков, "Описание Бухарского ханства" СПб., 1843.
  • Бухара, ханство // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: в 86 т. 82 т. и 4 доп. - СПб., 1890 - 1907.