ⓘ Граната

                                     

ⓘ Граната

Грана́та, гранат - дошманның җанлы көчләргә һәм техникага ыргыту юлы белән тидерү өчен билгеләнгән шартлауча сугыш коралы.

Заманча кул гранаты корпустан, шартлаткыч матдәләрнең корылмасыннан зарядыннан һәм шартлаткычтан кабызгычтан гыйбарәт. Тидерү корпус ярчыклары, шартау дулкыны яки кумуләтив агынтысы, һәм шулай ук әзер тидерүчән элементамлар шрапнель тарафыннан ясала. Җиңел эретмәләрдән, югары чагыштырма ныклыклы матдәләрдән һәм пластмассдан ясала. Яхшы күнеккән солдат ярчыклы гранатаны 40-50 метрга, танкка каршы гранатаны - якынча 20 метрга ыргыта ала.

                                     

1. Билгеләнеш буенча

  • яндыра торган
  • танкка каршы фугас, кумулятив
  • җәяү гаскәргә каршы
  • төп билгеләнешле
  • сигнал
  • газ
  • махсус билгеләнешле
  • яктылык-тавыш
  • яктырта торган
  • төтен

һ.б.

  • өйрәнү гранаталар