ⓘ Чамзинка районы

                                     

ⓘ Чамзинка районы

Чамзинка районы - Мордовия составына керүче муниципаль район.

Үзәге - Чамзинка шәһәр тибындагы бистәсе.

                                     

1. Тарих

Район 1928 елның 16 июлендә Урта Идел өлкәсенең Мордва округы составында барлыкка килгән.

1937 елда район өлеше Лада районы составына тапшырылган; 1959 елда кире кайтарылган. 1959 елда ук район составына Саранск районы өлеше кертелгән.

1962 елда Чамзинка авыл районына үзгәртеп корылган: Чамзинка районы территориясеннән тыш, район составына Олы Березники районы территориясе кертелгән.

1965 елның гыйнварында Чамзинка районы кире корыла; шул ук елның ноябрендә Олы Березники районы торгызылган.

                                     

2. Административ бүленеш

  • Комсомольский шәһәр җирлеге
  • Чамзинка шәһәр җирлеге
  • Красный-Посёлок авыл җирлеге
  • Отрадное авыл җирлеге
  • Апраксино авыл җирлеге
  • Олы Ремезенки авыл җирлеге
  • Алексеевка авыл җирлеге
  • Мокшалей авыл җирлеге
  • Мичурино авыл җирлеге
  • Кульмино авыл җирлеге
  • Олы Маресево авыл җирлеге
  • Пичеуры авыл җирлеге
  • Медаево авыл җирлеге
  • Сабур-Мачкасы авыл җирлеге
  • Кече Маресево авыл җирлеге